Төзәт. 2 нче басма. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2012 — 80 б. — ISBN: 978-5-905943-01-0.
Дәреслек «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә; мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучылар өчен методик кулланма белән бердәм комплектны тәшкил итә.
1 нче сыйныфта татар теле укытуның төп бурычы — укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту. Дәреслек укучылар алган белемнәрнең ныклыгы дигән традицион принцип белән бергә үстерелешле укытуны алга куеп эшләүне күздә тота. Анда тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта гамәли яктан куллана белүгә аерым игътибар ителә.